20 ноябрьдә Лаеш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә Халыкара бала хокуклары көнен билгеләп үттеләр. (Бала хокуклары турында Конвенцияне кабул итүгә 30 ел). Чаралар Лаешта һәм Столбище авылындагы филиалда узды. Балалар һәм педагоглар бик теләп музыка чыгышларында, «Бала хокуклары» темасына рәсем фестивалендә һәм белем бирү квестларында катнаштылар.