Укучылар эшләре күргәзмәсе һәм бәйрәм чарасы

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә Россия Федерациясенең халык рәссамы Илдар Зариповның 80 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы һәм укучылар эшләре күргәзмәсе узды. 
Укучылар И. Зарипов иҗаты белән таныштылар, үз картиналарында татар рәссамының яраткан темаларын күрсәттеләр, музыкантлар татар композиторларының музыкаль әсәрләрен башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International