«Демография» милли проектының «өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Лаеш муниципаль районында «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Лаеш үзәк район хастаханәсе» ДАССОсы белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм ерак авыллардан, үзәк район хастаханәсенә яки диспансерлаштыру өчен табиб амбулаторияләренә аз хәрәкәтләнүче гражданнарны, өлкән яшьтәгеләрне китерүне дәвам итәләр.
Китерү «өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үзәк тарафыннан алынган «LADA Largus»автомобилендә комплекслы үзәк автотранспорты белән башкарыла. Автомобильне биш кеше сыйдыра ала, шул исәптән бер урын коляскада утыручы өчен билгеләнгән. Автомобильнең махсус версиясе автомобильгә коляскасы белән бергә, машина йөртүче ярдәмендә керә ала торган Аппарель белән җиһазландырылган.
Мондый махсус автотранспорт республика районнарында агымдагы елның 2 сентябреннән эшли башлады.
Октябрь аенда 196 кеше медицина учреждениеләренә китерелгән, план 168 очракта, 20 торак пунктны колачлаган.