"Әни һәм мин" конкурс-уен программасы

2019 елның 22 ноябре, җомга

Әниләр көне алдыннан, 22 ноябрь көнне Лаеш муниципаль районының «Алтын көз» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен "Әни һәм мин"дигән конкурс - уен программасы уздырганнар.  

    Чарада әниләр үзләренең балалары белән катнаштылар. Өлкәннәр һәм балалар "табышмаклар", "Көйне тап", "Әниләр кулларын", "әнигә Комплиментлар әйт" һ.б. конкурсларда үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Соңыннан әниләр өчен открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар үз куллары белән әнигә бүләк ясадылар, аңа күңелнең бер өлешен керттеләр. 

    Лаеш муниципаль районындагы «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Ольга Башкирова Әниләр көне белән котлады һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты И. Богуславскийдан көнкүреш химиясе җыелмаларын тапшырды.

    Чара чәй өстәле артында һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International