21-23 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең «Ак Барс» Көрәш сарае келәмнәрендә көрәш төре буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында дәртләнеп кайтты. Ярышларда республиканың 46 командасы катнашты, алар арасында Лаеш районы җыелма командасы да бар иде. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә 75 кг.га кадәр авырлык категориясендә Вәлиуллин Айнур һәм 100 кг. га кадәр авырлык категориясендә Газизуллин Руслан бишенче, 60 кг. га кадәр авырлык категориясендә Чевик Шамил, 90 кг. га кадәр авырлык категориясендә Сафин Илсур һәм 100 кг. га кадәр авырлыкта Зәйнуллин Наил чемпионатның бронза медальләренә лаек булдылар. Җыелма команданың һәр көрәшчесе тырышлыгы һәм хезмәте турнир таблицасында Лаеш районына 6 урын бирде.
Призерларны һәм аларның тренерлары Крылов Николай, Сафин Илнур һәм Илһамов Ремисны котлыйбыз!
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте