Лаешның «Рябинка» балалар бакчасында Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру буенча Ачык ишекләр көне узды. Закон буенча тыңлаучан юл хәрәкәтендә катнашучы тәрбияләү, балаларда транспорт культурасын формалаштыру-безнең алда шундый уртак бурыч тора. Балалар бакчаларында үткәрелгән дәресләр, чаралар да-бу әлеге максатка ирешү юлында беренче адымнар. Тәрбиячеләр тарафыннан төрле темаларга дәресләр үткәрелде: яктылык кайтаручы элементлар, юл билгеләре, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барлык категорияләре өчен кагыйдәләр. Шунысы аеруча сөендерә, юл хәрәкәте иминлеге буенча чараларга әти-әниләр дә актив кушыла башлады. Бу көнне һәр катнашучы " юл хәрәкәте иминлеге»ДБУ призы белән бүләкләнде.