Лаеш шәһәренең «Кама» спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында башлангыч әзерлек төркемнәрендәге комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында йөзү буенча «Көзге стартлар - 2019» ярышлары узды. 2010-2011 елгы малайлар һәм кызлар арасында 50 м.га ирекле стиль белән йөзүдә Ильина Анастасия, Садреев Денис һәм Пермякова Вероника, Солтанов Таир, ә 2009 елгы малайлар һәм кызлар арасында 100 м. га ирекле стиль белән йөзүдә Ахмедова Әминә, Шәрәфетдинов Азамат Иң яхшы дип табылды. Ярышның максаты-спортчыларның техник һәм физик әзерлеген бәяләү. Спортчыларны Гельм Евгений һәм Лактионов Антон җитәкли.