"Шоферга хат"

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2 нче Лаеш мәктәбендә  ЮИД «ГИБДДейка» отряды белән - «Машина йөртүчегә хат” дигән чара узды. Балалар машина йөртүчеләргә, һава торышын исәпкә алып, тизлекне киметүне һәм юл кагыйдәләрен  үтәүне сорап, плакатлар һәм хат-мөрәҗәгать әзерләделәр. Ә өлкән сыйныф укучылары алдында ДБУ “Юл хәрәкәте иминлеге” хезмәткәре Гөлшат Зәйнуллина чыгыш ясады. Ул Лаеш районында балалар юл-транспорт травматизмы буенча саннар, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре һәм әлеге юнәлештә профилактик чаралар турында сөйләде. Чыгыштан соң өлкән сыйныф укучыларына "Неугаданное" фильмы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International