Район җитәкчесе Илдус Зарипов Габишево активы белән очрашты

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

26  ноябрь район  җитәкчесе Илдус Зарипов Габишево авылы активы белән очрашты. Халык аңа тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләренә кагылышлы сораулар бирде: инфраструктура, төзекләндерү, юллар төзү, торак-коммуналь хуҗалык, социаль өлкә, сәламәтлек һәм мәгариф. 
Очрашудан соң Илдус Зарипов күп фатирлы йортларның берсенә барды, анда, яшәүчеләр сүзләренә караганда, күп еллар инде капиталь ремонт үткәрелмәгән. Район җитәкчесе бинаны карап чыкты, авыл халкы белән аралашты һәм мәсьәләне өйрәнергә кушты.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International