Бүген район Советының зур залында Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зариповның эшмәкәрләр белән беренче очрашуы булды.
Лаеш районында кече һәм урта бизнес үсеше турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм инвестицион үсеш буенча урынбасары Виктор Тябин сөйләде.
Җыелучылар алдында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге, «Татарстан Республикасы буенча авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ вәкилләре чыгыш ясады.
Очрашу барышында Илдус Зарипов шулай ук кече һәм урта бизнес - теләсә кайсы муниципаль берәмлекнең таяныч ноктасы, дип билгеләп үтте һәм эшкуарларның барлык башлангычларына да ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте