Илдус Зарипов Комлы Кавал активы белән очрашты 

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Бүген Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов Комлы Кавал авыл җирлеге активы белән очрашты. Аның алдыннан ул «Дружба»спорт-сәламәтләндерү үзәгендә каратэ белән шөгыльләнүче балалар белән аралашты. Тренер Тимур Сабитов аңа егетләрнең спорттагы уңышлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.
Территория турында җирлек башлыгы Надежда Гыйләҗетдинова сөйләде. Илдус Зарипов авыл халкына танышу, аралашу, аларның проблемаларын ишетү һәм бергәләп эшләргә өндәү өчен килүен билгеләп үтте. Илдус Зарипов барлык мөрәҗәгатьләрне игътибар белән тыңлады, аларның кайберләре буенча район Башкарма комитеты хезмәткәрләренә мәсьәләләрне хәл итү вариантларын әзерләргә кушты һәм аларның барысы да өйрәнеләчәк, дип өстәде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International