Татар Сараланы авылында ,Г.Р.Державин исемендәге Лаеш музее директоры Фәридә Мортазина җитәкчелегендә «Үткәннәрдән баскычлар» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, авыл тарихы музее ачылды.
2026 елның 1 апрелендә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлеге җитәкчесе — Татарстан Республикасы буенча төп федераль инспектор Виктор Демидов Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында гражданнарны читтә кабул итү үткәрде.