Бүген район җитәкчесе Илдус Зарипов Лаеш шәһәрен карап чыкты. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм инфраструктура үсеше буенча урынбасары Иван Шитов, район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Дамир Хисмәтов, Лаеш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәис Нургалиев, архитектор Лилия Гыйззәтова һәм башкалар озатып йөрделәр .
Илдус Зарипов чаңгы базасы эшчәнлеге белән танышты һәм булачак экстрим-паркның урынын карады.Парк Сәйдәшев –Юбилейная микрорайонында урнашкан булыр дип уйланыла. Шунда ук әлеге проект буенча фикер алышу булды.
Аннан соң Лаеш шәһәренең реконструкция ясалган тарихи өлешен карап уздылар.. Илдус Зарипов, проектны ахыргача җиткерергә кирәк диде, шуның өчен республика һәм федераль конкурсларда катнашу бик мөһим дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, аны гамәлгә ашыру өчен район җитәкчелеге тарафыннан кирәк булган бар нәрсә дә башкарылачак, муниципалитет дәүләт программаларында катнашачак.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте