Илдус Зарипов Орел авыл җирлеге активы белән очрашты

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген район җитәкчесе Илдус Зарипов Орел авыл җирлеге активы белән очрашты. Территория турында мәгълүмат белән җирлек башлыгы Валентина Фетилина чыгыш ясады. Халык район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Әйтик, авыл халкы җәмәгать транспорты ешрак йөрүне, мәдәният йортын ремонтлап бетерүне, җирлектә төзекләндерү эшләрен дәвам итүне, автобус маршруты  Орелга кадәр бару турындагы мәсьәләләрне хәл итүне сорады. Илдус Зарипов әйтүенчә, барлык сорауларны да җитәкчелек буларак кабул итә һәм аларның барысы буенча да тиешле гамәлләр башкарылачак дип ышандырды.. Ул , якын арада, автобус маршрутларына бәйле мәсьәләне хәл итү өчен, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итәчәген белдерде.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International