Бүген “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Лаеш җирле бүлегендә ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин гражданнарны кабул итте. Ул, “Бердәм Россия” партиясенең 18 еллыгына багышланган, гражданнарны кабул итү төбәк атналыгы кысаларында узды. Халык үз депутатына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшенә, инвалидларга ярдәм итүгә, социаль яклауга, опекага һәм попечительлеккә кагылышлы һәм башка күп төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Барлык яңгыраган проблемаларны Дмитрий Самаренкин контрольгә алды. Шулай ук Лаеш тернәкләндерү үзәге директоры Наталья Сурулева ТР Дәүләт Советы депутатына учреждениегә һәрьяклы ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде .
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте