Әниләрне зур биеклекләргә күтәргән, аларның зур йөрәкле булуларын тагын бер кат күрсәткән, Әниләр көнен билгеләп үтмәгән бер генә ил дә юктыр, мөгаен. Бу бәйрәм-тормышыбыздагы иң мөһим кешегә-әнигә үз мәхәббәтебезне һәм тирән рәхмәтебезне белдерү өчен менә дигән форсат. Алар Үзәк китапханәгә «Стиляги-шоу» ретро – кичәсенә килделәр. Бәйрәмдә катнашучыларны пластинкалар белән якты фотозона каршы алды, күргәзмә өстәлендә иске джаз композицияләрен тыңларга мөмкин булган проигрыватель дә бар иде.
Чалбар- дудочка – баш уртасында күпертелгән чәч, галстук-«селедочка», зонтик- тросточка. Әйе, әйе. Бу иң танылган стильләр. СССРда, дөньядан “тимер пәрдә” белән аерылган илдә, стилягалар үз дөньяларын булдырган –. Чарага килүчеләрнең үзләрен якты образларда булып карау, әлеге яшьләр субкультурасының үзенчәлекләре турында белү, совет чоры тарихыннан кызыклы фактлар ишетү мөмкинлеге бар иде. Кунаклар күңелле уеннарда, конкурсларда, викториналарда, флеш-мобта, шулай ук 40-60 еллар музыкасы астында дәртле биюләрдә катнаштылар. "Стиляги" костюмнарында килүчеләр "Бродвей" буенча импровизацияләнгән дефиледә катнаштылар.
Кичә ахырында Любовь Леонидовна катнашучыларны Әниләр көне белән котлады һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Н. В.Лицова исеменнән барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырды.