"Дәһшәтле еллар хатлары"

2019 елның 29 ноябре, җомга

Бүген 29 ноябрьдә Сугышчан Дан музеенда Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов исемендәге 2 нче Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Экскурсия вакытында балалар Лаеш шәһәренең Бөек Ватан сугышы елларында тыл тормышы белән таныштылар, фронтны кием-салым, аяк киеме, азык-төлек белән тәэмин иткән предприятиеләр турында белделәр. Укучылар өчен фронт почтасы эшенә багышланган чара үткәрелде һәм «Хат-өчпочмак» әзерләү буенча мастер-класс оештырылды. Әлеге очрашуның максаты-үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү һәм тарихка сакчыл караш тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International