Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Романычев 96 яшен билгеләп үтә

2019 елның 29 ноябре, җомга

Бүген Дятлово авылында яшәүче Михаил Иванович Романычев үзенең 96 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны әлеге истәлекле дата белән котларга район Советы Аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов килгән иде. Ул юбилярга, район җитәкчесе Илдус Зарипов исеменнән, рәхмәт сүзләрен һәм хөрмәт сүзләрен җиткерде. Михаил Ивановичка открытка һәм бүләкләр тапшырды. Аңа иминлек, бәхет, , сәламәтлек, озын гомер, тынычлык һәм яхшы кәеф теләде.

Михаил Иванович Романычев икенче Украина фронты составында Бөек Ватан сугышында катнашкан, 25 ел дәвамында бөтен Татарстанга танылган «Комсомольский» совхозын җитәкләгән.

Бүген Лаеш районында 7 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International