Ташкирмән мәктәбендә, «СТОП ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясен үткәрү кысаларында, 18 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр, укучыларның ВИЧ/СПИД турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатында, төрле чаралар үткәрелде.
Акция кысаларында мәктәптә түбәндәге чаралар узды:
- мәгълүматлар стендында ВИЧ-йогышы һәм СПИД белән көрәш мәсьәләләре буенча белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән мәгълүмат урнаштырылды;
- «Бердәм бөтенроссия дәресе» үткәрелде, анда 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Балаларга Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә туры китерелгән социаль ролик күрсәтелде.
- мәктәп китапханәсендә «Сәламәтлеккә -Әйе!»күргәзмәсе урнаштырылды. Бөтен эшне район балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе һәм мәктәп китапханәчесе Киселева Ирина Андреевна үткәрде.