Хөкүмәт 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу битләренең бланк рәвешләрен раслады.

2019 елның 1 декабре, якшәмбе

Хөкүмәт 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу битләренең бланк рәвешләрен раслады. Илдә даими яшәүчедән 30 сорауга җавап бирүен сорасалар,  вакытлыча бездә кунак булган чит ил кешесе –7сорауга җавап бирергә тиеш булачак. 2010 елгы исәпкә алудан аермалы буларак, 2020 елгы исәпкә алуда кайбер сорауларның формулировкаларына төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертелгән. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 8 ноябрендәге 2648-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, исәпкә алу  бланкларының, 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу барышында кулланылачак өч формасы расланды.

Л формасы бланкы Россия Федерациясендә даими яшәүче затлар турында мәгълүмат җыю өчен билгеләнгән.

Анда 23 сорау каралган, алар арасында: җенес, яшь, гражданлык, туган урын, милләт, белем , никахтагы хәл, балалар саны,яшәү чыганаклары, мәшгульлек һәм башкалар.

П формасы бланкы халыкның торак шартлары турындагы мәгълүматларны җыю өчен кулланылачак. Ул 7 сорауны үз эченә алган, шул исәптән торак бина тибы, йортның төзелү вакыты, гомуми мәйданы, бүлмәләрнең саны, торак бинаны төзекләндерү төрләре.

В формасы бланкы- вакытлыча Россиягә килгән һәм башка илләрдә даими яшәүчеләр өчен. Анда 7 мәсьәлә, шул исәптән: җенес, яшь,  даими яшәү иле, Россиягә килү максаты, Россия территориясендә яшәү дәвамлылыгы һәм башкалар. Бланкларның формалары илдә яшәүчеләрнең, «Дәүләт хезмәтләре " порталында, исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге барлыкка килүне исәпкә алып эшләнгән. Яңалыкларның берсе-халыкның  рус һәм башка телләрне белүе белән генә түгел, ә бу телләрне көндәлек тормыштани дәрәҗдә  актив кулланулары  белән дә кызыксыну булачак. Бу мәгълүматлар белем бирү программаларының нәтиҗәлелеген, милли мәктәпләргә ихтыяҗ дәрәҗәсен бәяләргә, шулай ук мәдәни инициативаларга ярдәм итүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Җавапларның иң киң таралган вариантлары: хезмәт хакы, эшмәкәрлек кереме, үзмәшгульлек, пенсия, пособие һәм башкалар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, исәпкә алу кәгазендә керем күләме турында сорау  юк . Эш бирүчене атау да таләп ителми, өстәвенә, документаль раслау да. "Мәгариф турында» гы закондагы үзгәрешләр Мәгариф турындагы мәсьәләләр блогын эшләп бетерүне таләп итте. Анда «мәктәпкәчә белем бирү» графасы барлыкка килде, ә «урта белем» графасы «квалификацияле эшче, “хезмәткәр» һәм «урта буын белгече»нә бүленде. Югары белем градациясе дә, закон нигезендә: "бакалавриат«,» специалитет«,»магистратура" га үзгәртелгән. Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1октябреннән -31 октябренә кадәр илнең бөтен территориясендә узачак. 2020 елның 1октябреннән -25 октябренә кадәр, илнең теләсә кайсы кешесе, «Дәүләт хезмәтләре»порталында, мөстәкыйль рәвештә языла алачак. Моның өчен стандарт яки расланган хисап язмасы кирәк булачак. 2020 елның 4октябреннән-27 октябренә кадәр сан алучылар планшетлар белән фатирларны һәм йортларны йөреп чыгачак һәм интернет-исәпкә алуда катнашмаган ил кешеләрен ,аерым сораштырачак. "Дәүләт хезмәтләре" порталында язылучыларга раслау кодын күрсәтү дә җитә. Исәпкә алучыларның махсус экипировкалары һәм ,паспорт тапшырганда гамәлдә булган, таныклыклары булачак. Моннан тыш, исәпкә алу участоклары эше оештырылачак, шул исәптән КФҮ биналарында да. Халыкны исәпкә алу  финалында, 2020 елның 28октябреннән-31 октябренә кадәр, 10% торак биналарын тикшерү узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International