1 декабрьдә Лаеш шәһәрендә халыкара класс мастеры, ТР шахмат федерациясе вәкиле, ТР районнарында шахматны үстерү өчен җаваплы Илдар Равил улы Низамов булды. Ул балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең шахмат клубында тәрбияләнүчеләр, Лаеш районы һәм Лаеш шәһәре һәвәскәрләре белән бер үк вакытта уен сеансы үткәрде. Соңрак Илдар Низамов районның шахмат клубы өчен 10 комплект шахмат, 5 шахмат сәгате һәм ,турнирлар һәм дәресләр үткәрү өчен, магнит шахмат тактасы бүләк итте. Һәр катнашучы, гроссмейстер автографы белән, истәлекле бүләк алды.