Лаеш муниципаль районы 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерләнүен дәвам итә

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Лаеш муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү комиссиясе үз эшен дәвам итә.

Комиссия утырышларында Лаеш районы территориясендә 2020 елгы халык санын алуга әзерлеккә кагылышлы мәсьәләләр, шул исәптән район торак пунктларында хуҗалыкларның адрес мәсьәләләре карала.

Йортларда (фатирларда) номер билгеләренең булмавы, исәпкә алучыларга кыенлык тудырачак һәм  халык санын алу барышын акрынайтачак.

Йортларда номер билгеләре, урам исеме язылган күрсәткечләр 

халык санын алу өчен генә түгел, 

тормыш өчен мөһим булган хезмәтләр(ашыгыч ярдәм, янгын хезмәте, полиция) башкару өчен дә кирәк. 

.

 

06.10.2003 ел, № 131-ФЗ «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» гы Федераль законның 14 статьясындагы 19 пункты нигезендә Лаеш районы авыл җирлекләре администрацияләре тарафыннан төзекләндерү кагыйдәләре расланды, алар авыл җирлеге территориясендә яшәүче барлык гражданнарга да кагыла. 

Төзекләндерү кагыйдәләре буенча һәр кеше үз йортында номер билгеләрен мөстәкыйль рәвештә урнаштыра һәм чисталыкта тота. Шул ук вакытта фатир хуҗаларына да кагыла-фатирның номер билгесен төзек хәлдә тотарга кирәк.

Лаеш муниципаль районы администрациясе районыбызның һәр кешесен үз йортында номер билгесе яки фатирның керү ишегендә номер билгесе булу-булмавын тикшерүне сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International