Бүген тернәкләндерү үзәгенә Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы, полиция майоры Маннапова Гүзәл Мулланур кызы килеп китте.
Балаларга ,аңлаешлы формада ,РФ яшь гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләнелде. Сыйныфтагы гади генә куыш уенының сәламәтлек өчен авыр нәтиҗәләре булган бәхетсезлек очрагына китергәнлеге турындагы сөйләм балалар күңеленә тирән кагылып үтте.. Балалар үзләрәнә, бер-береңә карата игътибарлы булырга кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар.
Ләйсән Зорина, педагог-психолог