Һәлакәтләрнең төп сәбәпләре-билгеләнгән тизлекне үтәмәү һәм каршы як полосага чыгу. Узган атнада гына да юл-транспорт һәлакәтендә 15 кеше үлгән.
Шулай итеп, 30 ноябрьдә Чистай районында 36 яшьлек ВАЗ автомобилен йөртүче каршы як полосага чыга һәм йөк машинасы белән бәрелешә. ЮТҺ нәтиҗәсендә ВАЗ машинасының ике пассажиры һәлакәт урынында вафат булган. ВАЗ автомобиле йөртүчесе һәм тагын ике пассажир авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. ВАЗ автомобилен йөртүченең стажы нибары бер ел булган.
Шундый ук хәл 1 декабрьдә Баулы районында була, анда 19 яшьлек Рено Дастер автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм 39 яшьлек Лада Калина автомобиле йөртүче белән бәрелешкән. ЮТҺ нәтиҗәсендә Лада Калина автомобиле йөртүче һәм аның ике пассажиры һәлак булган. Рено Дастер автомобиле йөртүче һәм пассажир хастаханәгә китерелде.
Кызганычка каршы, бүген шул ук сәбәп белән Менделеевск районында ЮТҺ булды.
«Идел» М7 автоюлының 22 нче чакрымында Хундай Акцент машинасын йөртүче 36 яшьлек хатын-кыз- йөк машинасын узып, үз полосасына әйләнеп кайтканда , машина белән идарә итә алмаган, каршы як полосага чыккан һәм Джак йөк автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Хундай Акцент автомобиле йөртүче һәм аның тугыз яшьлек баласы вакыйга урынында вафат булган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм машина йөртүчеләрне кышкы чорда, аеруча, игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Машина йөртүчеләр юл хәрәкәте иминлеген, юл катламының күренешен һәм торышын исәпкә алып, куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Бигрәк тә, юл читенә чыгу белән бәйле, куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк, Машина йөртүчеләр һәм пассажирлар куркынычсызлык каешлары белән каптырылган булырга тиеш.
Ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балаларны машинада йөртү җайланмасын, алар 7 яшькә җиткәннән соң да кулланырга киңәш итә