Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстанда орлыкчылыкның торышы турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров республикада сыйфатсыз орлыклар әйләнешен булдырмау максатларында грунт контроле оештырылуын хәбәр итте. Россельхозүзәк белгечләре орлыкларның һәр партиясеннән Дәүләт сорт участокларында чәчелә торган пробалар алалар. Эксперт комиссиясе чәчүлекләрнең сорт сыйфатын билгели һәм орлыклар стандарт туры килмәгән очракта, аларны түбән репродукциягә яки орлыклар партиясе тулысынча яраклаштырыла.
"Мондый контроль формасы намуссыз тәэмин итүчеләрне базардан кысрыклап чыгарырга, шулай ук үзенең сыйфатлы орлыклары белән Россия базарына ышанычлырак чыгарга мөмкинлек бирә», – дип аңлатты министр.
Агымдагы елда 404 партия орлык грунт контроле узды, шуларның 11% ы сыйфат таләпләренә туры килми һәм бу партияләр орлык сатуга чыгарылмаячак. 2018 елда мондый тикшерү нәтиҗәләре буенча 406 партия орлык 7,9% яраксызга чыгарылган.
Марат Җаббаров хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүген 44 орлыкчылык хуҗалыгы бар, һәм алар аграрийларны сыйфатлы авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары белән тәэмин итүгә үз өлешләрен кертәләр. Бу хуҗалыкларның күбесе «Татарстанның элиталы орлыклары»ассоциациясе составына керә.
» Без авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тикшерелгән товар җитештерүчеләрдән, орлыкчылык хуҗалыкларыннан гына сатып алырга киңәш итәбез", – диде Марат Җәббаров, киләсе ел чәчү кампаниясе өчен орлык сатып алу турында сөйләгәндә. Ул шулай ук Оригиналь һәм элиталы орлыклар бәясенең 40% бюджеттан субсидияләнүен хәбәр итте.