Илдус Зарипов Борис Кузнецовны Ватан Геройлары көне белән котлады

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Бүген Советлар Союзы Герое, Лаеш шәһәре һәм Лаеш районының мактаулы кешесе Борис Кириллович Кузнецовка район җитәкчесе Илдус Зарипов килде. Ул аны якынлашып килүче Ватан Геройлары көне белән котлады, бүләкләр тапшырды һәм әлеге бәйрәмгә багышланган тантаналы митингка чакырды. Борис Кузнецов белән хатыны Әлфия Солтан кызы  кунакларны җылы каршы алдылар һәм барысын да өстәл артына чакырдылар. Ул билгеләп үткәнчә, Ватан Геройлары көне - ул һәр көнне үз батырлыгы белән илне саклый һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итә торган чын ир-атлар бәйрәме. Борис Кириллович сүзләренә караганда, бүген Россиядә,кешеләр үзләрен һәрьяклап якланган итеп һәм герой ата-бабаларына лаеклы тойсын өчен, мөмкин булганның барысы да эшләнелә. Шулай ук Герой, яшь буынның үткәннәргә карата бүгенге мөнәсәбәтенә,аларның Ватан өчен горурлык хисләре кичерүләренә,бик шат булуын әйтте. » Мондый яшьләр белән безнең киләчәк матур булачак", - дип йомгаклады Борис Кузнецов.
Илдус Зарипов Лаеш районы Борис Кириллович белән, өстәвенә , аның безнең шәһәрдә яшәве белән ,бик горурлана дип әйтте.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International