Лаеш тернәкләндерү үзәгендә Халыкара инвалидлар көне чараларга бай узды.

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган әсәрләр авторы Александр Дорофеев «Урман әкиятләре» ("Сказки из леса") китаплар сериясен тәкъдим итте. Язучы китапларның ничек барлыкка килүе, үз әсәрләренең геройлары образлары  ничек табылуы турында сөйләде. Очрашу ахырында Александр Григорьевич һәр катнашучыга, истәлеккә, автограф белән үз китапларын бүләк итте.
Көннең иҗади темасын дәвам итеп, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Игорь Крутойның академиясе студенты, Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче, «Игелекле дулкын» фестивалендә катнашучы һәм финалист Тимур Фазлиевның «Безне кошлар булырга өйрәтергә» дигән концерт чыгышы булды. Тимур чыгышлары беркемне дә битараф калдырмый :алар Россия һәм татар эстрадасы җырлары, шигырь әсәрләре аша  кеше күңеленең иң нечкә кылларына кагыла. 

Көннең икенче яртысында тернәкләндерү үзәгендәге балалар янына Лаеш шәһәренең «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең «Sonny Voice» вокаль ансамбле килде. Концерт башында котлау сүзе белән Альбина Латыйпова чыгыш ясады. Ул балаларга уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде, үз максатларына ирешүдә беркайчан да бирешмәскә диде. Яшь вокалчыларның чыгышлары төркем чыгышлары белән алмашынды. Соңыннан кунаклар “Без сезгә бәхет һәм игелек телибез”дигән җыр башкардылар.
Без барлык кунакларга да чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Татьяна Сәгыйтова, социаль педагог

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International