Ярминкә16. рф: турыдан-туры авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән яңа продукция

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып алучыларга ,өйдән чыкмыйча гына, кирәкле продукцияне  табарга мөмкинлек бирә. Сатып алучы шулай ук бәяләрне чагыштыра, отышлырак тәкъдимнәр эзли һәм сатып алынган продукция турында фикерләр калдыра ала. Бу башка сатып алучыларга продукция сайлауда ярдәм итәчәк, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә репутацияләрен сакларга булышачак.

Сатучылар ," Электрон ярминкә» проекты ярдәмендә, сәүдә мәйданнарын арендалауга  киткән чыгымнарда, сатучыларга хезмәт хакын  түләү өчен һәм башка чыгымнарда экономияли алалар.

Бүгенге көндә сайтка барлыгы  1296 тәкъдим һәм 945 җитештерүчедән товарлар урнаштырылган, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бар. Болар-итнең барлык төрләре: сыер, сарык, дуңгыз, ат, куян ите, тавык, күркә, каз, үрдәк, шул исәптән тере балык, сөт продукциясе, ярмалар, яшелчәләр, бал, үсентеләрһәм  күп кенә башка продукцияләр.

 http://ярмарка16.рф сайты куллануда уңайлы, сатып алучылар өчен теркәлү кирәк түгел, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бушлай. Товарлар категория буенча бүленгән, бу кирәкле продукцияне эзләүне җиңеләйтә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International