Хөрмәтле Лаеш шәһәре һәм Иске Пристань авылы халкы!

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Әйдәгез, шәһәребезне яхшырак ясыйк һәм 2019 елның 8 декабрендә референдумга  барыйк!

Быел гражданнарның үзара салым программасын гамәлгә кертү буенча референдум бары тик Лаеш шәһәрендә (Иске Пристань) узачак, калган торак пунктларында мәсьәлә гражданнар җыенында хәл ителәчәк.

Үзара салым программасы  гражданнарның. мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә, ышанычлы ярдәмчесе. Республика бюджетыннан җыелган һәр сумга тагын дүрт сум акча бүлеп бирелә, бу акчаларны үз торак пунктларындагы проблемаларны хәл итүгә юнәлдерергә мөмкин. Халык үз акчаларын нәрсәгә сарыф итәргә икәнне  үзләре хәл итә. Халыкның актив тормыш позициясе нәтиҗәсендә торак пунктлар  үзгәрә.
Һәркем үз шәһәре һәм авылы язмышында катнаша ала.

 Үзара салым программасы 2015 елдан бирле эшли, бу вакыт эчендә безнең район халкы 26,1 млн. сум акча җыеп алды, дәүләт финанславы 101,3 млн.сум тәшкил итте. Шулай итеп, 127 млн.артык сумга  торак пунктларны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылды.
Күпчелек акча юллар төзелешенә һәм ремонтлауга тотыла, яңа контейнер мәйданчыклары төзелә, яңа балалар мәйданчыклары барлыкка килә, су челтәрләре ремонтлана, су башнялары, зират коймалары куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International