Ватан Геройлары көненә багышланган «Минем Россия Геройлары»дип исемләнгән тарих сәгате.

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Ватан Геройлары көненә багышланган «Минем Россия Геройлары» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде.
                Бу бәйрәм тарихы тамырлары белән Екатерина II идарә иткән чорларга барып тоташа. 1917 елдан башлап әлеге бәйрәм Георгий кавалерлары көне буларак билгеләп үтелә. Бары тик 2007 елдан гына, РФ Дәүләт Думасы тарафыннан истәлекле дата - «Ватан Геройлары көне»буларак кабул ителде.
         Чара кысаларында, китапханәчеләр балаларны бу бәйрәмнең кыскача тарихы һәм Ватан Геройлары өчен иң югары бүләкләрнең- Георгий тәресе һәм Дан ордены тарихы белән таныштырдылар .Төрле елларда бу бүләкләр белән Митрофан Питенин, Анатолий Ляпидевский, Иван Доронин, Полина Осипенко, Георгий Жуков һәм башкалар бүләкләнделәр. Балалар бу көнне, шулай ук, Советлар Союзы Геройларын һәм Россия Геройларын да хөрмәтләүне белделәр.
                Китапханәчеләр алдында төп бурычларның берсе булып -үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, батырлык, кыюлык, Ватанга мәхәббәт, хәрби тарихка хөрмәт тәрбияләү, үткән көннәрдә булган вакыйгаларга  истәлек  саклау тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International