Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Начар күрүче балалар интернат-мәктәбе»нең өлкән һәм урта яшьтәге балалар өчен Инвалидлар декадасына багышланган «Ышаныч белән ныгыйбыз, өмет белән яшибез, мәхәббәт белән коткарабыз...»дигән район игелеклелек бәйрәме үткәрделәр. Чара башында укучыларга «Зур җиңүләрнең кечкенә тарихы»дигән презентация күрсәтелде. Авыруларына карамастан, тормышта зур уңышларга ирешкән, билгеле булган, бүгенге көндә дә җәмгыятькә файдалы һәм игелекле эшләр эшләргә тырышкан кешеләр турында сөйләделәр.
Аннары балалар «Интеллектуаль слалом " уен-турнирында катнаштылар, аны интернат-мәктәп тәрбиячесе Антонова Марина Александровна әзерләде һәм үткәрде. Балалар «Почемучки» һәм «Всезнайки» командаларына бүленеп, тәкъдим ителгән конкурсларның сорауларына җавап бирделәр:
1. Сәлам
2. Разминка
3 Безнең әверелешләр
4. Төсле викторина
5.Гыйльми совет
6.Малахов кебек
7. Мәче хәйләсе
8. Блиц-турнир
9. Капитаннар конкурсы
Уен динамик рәвештә узды, командалар намус белән әзерләнгән иде. Катнашучылар уйладылар, истә калдырдылар, фантазияләрен җиктеләр, ә иң мөһиме үз белемнәрен, һәм зирәклекләрен күрсәттеләр.
Чара ахырында нәтиҗәләр ясалды: дуслык җиңде. Сорауларга җаваплар өчен иң күп очко җыйган ике укучы җиңүче Дипломын алды. Турнирда күрсәткән активлыклары, коммуникатив сәләтләре өчен ике командага да рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук тәрбиячеләргә дә бәйрәмдә, балаларны әзерләүдә һәм сценарийда катнашканнары өчен дипломнар тапшырылды.