«Бүген безнең очрашу Ватан Геройлары көненә, илебезне – Россияне үз тормышлары бәрабәренә данлы иткән яки саклаган кешеләргә багышланачак " – дип чараны ачты Ирина Фәйзуллина. Бу дәрес геройлар турында гына түгел, аларны көткән бүләкләр һәм, әлбәттә, Георгий тасмасы турында да булды.
Без китапханә хезмәткәрләренә, 2019 ел дәвамында, инвалид балалар өчен кызыклы чаралар оештырганныры өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Татьяна Сәгыйтова, социаль педагог
05.12.2019 ел.