Гадәттәгечә декабрь башында инвалидлар Декадасы билгеләп үтелә. Инвалидлар декадасы-ул физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар, мәрхәмәтлек, кайгыртучанлык һәм ярдәм кирәклеге, тирә-юньдәгеләрнең игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, аларга тигез мөнәсәбәт формалаштыру, конкрет эшләр белән чын-чынлап ярдәм итү мөмкинлеге турында искә төшерү декадасы.
1992 елдан бирле 3 декабрьдә дөньяның күп кенә илләрендә инвалидлар яки мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне билгеләп үтелә. БМО Генераль Ассамблеясы мондый көнне гамәлгә кую турында карар кабул итте.
Үзәк китапханәдә әлеге датага багышлап " Көчле рухлар, сезгә багышлана!»дигән күргәзмә оештырылды, анда танылган инвалид кешеләр турында әдәбият табарга мөмкин. Күргәзмә укучыга җәмгыятьнең сәламәт кешеләре белән беррәттән, мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, төшенкелеккә бирелмәгән, актив тормыш рәвеше алып барган, спорт һәм башка чараларда катнашкан мөмкинлекләре чикле кешеләр дә булуы турында уйланырга тәкъдим итә. Шулай ук әлеге күргәзмәдә төрле буын китап укучылары яраткан, физик мөмкинлекләре чикләнгән шагыйрь-язучыларның әсәрләре белән таныштыручы әдәбият та урын алган.