Лаеш тернәкләндерү үзәгендә Халыкара волонтер көне шундый девиз астында узган.
Көннең беренче яртысында Лаешның 3нче мәктәбе волонтерлары «Казлар-аккошлар»театральләштерелгән спектаклен күрсәттеләр. "Инвалидлар декадасы көннәрендә без һәр елны үзәккә матур әкиятләр белән кунакка киләбез. Менә бүген дә, без, үз спектаклебездә тынычлык, дуслык һәм ярдәм турында сөйлибез. Шуный кешелек сыйфатларыннан башка безнең күпмилләтле дәүләтебезнең тормышы мөмкин булмавы турында, «Маски»иҗат коллективы җитәкчесе, Светлана Тренина сөйли.
Ә аннары, тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Арсениянең туган көне уңаеннан әйлән-бәйлән оештырылды. Һәм, әлбәттә инде, бүләкләр һәм чәй өстәле!
Көннең икенче яртысында инвалид балаларны анимацион программа белән техник-икътисад техникумы студент-волонтерлары сәламләделәр. Яхшы кәеф булдырырга ике күңелле клоун, «Кызыл Калфак» һәм уен-көлкеле, җырлы, шарадалы һәм конкурслы күңел ачу программасы ярдәм итте.
Татьяна Сәгыйтова, социаль педагог
05.12.2019 ел.