Борис Кузнецов Ватан Геройлары көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнашты

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Анда Советлар Союзы Герое, Лаеш шәһәре һәм Лаеш районының мактаулы кешесе Борис Кузнецов тормыш иптәше Әлфия Солтан кызы белән катнашты.

Геройлар бәйрәме белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котладылар. Бәйрәмдә шулай ук Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та чыгыш ясады. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International