Бүген Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов үзенең туган көнен билгеләп үтә. Әлеге истәлекле вакыйга белән аны район җитәкчесе Илдус Зарипов котлады. Ул юбилярга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, муллык, барлык башлангычларында уңышлар, оптимизм һәм район иминлеге хакына хезмәттә уңышлар теләде.