2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде! Лаеш шәһәре район мәдәният йорты авыл җирлекләре үзешчән сәнгать коллективларының «Театр пәрдәсе артында " исемле смотр-конкурсы оештырды.
• 19 авыл җирлеге тамашачыларны үзләренең театраль куелышлары белән сөендерде, сәхнәгә артистлар булып авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре генә түгел, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, укучылар, студентлар да чыкты... хәтта, авыл җирлекләре башлыклары да!
• Интрига- театр конкурсында кем җиңүче булачагы 13 декабрьдә 17:00 сәгатьтә район мәдәният йортында билгеле булачак.
* Тамашачыларны,шулай ук , Державино авыл җирлегенең иң яхшы спектакльләренең берсе«ТАБЫЛДЫК» көтә,ул рус субтитрлары белән.
КЕРҮ ИРЕКЛЕ!