«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина инвалидлар декадасына багышланган чарада катнашты. Юллардагы куркынычсызлыкны сакларга өндәгәндә, киемдә яктылык кайтаручы элементлар булу кирәклеген аңлатты. Катнашучыларга СВЭның төрле төрләрен, аларны ничек дөрес кулланырга кирәклеген күрсәттеләр. Чараның һәр кунагы кирәкле сюрприз - яктылык кайтаручы элемент алды.