Бүген район үзәк китапханәсендә район җитәкчесе Илдус Зарипов Лаеш шәһәре учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашты. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рәис Нургалиев агымдагы елда гражданнарның үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында сөйләде һәм шәһәр халкының мөһим мәсьәләләре хәл ителү мисалларын китерде. Район Башкарма комитетының икътисад һәм эшмәкәрлек бүлеге начальнигы Валентин Спичков акча җыю һәм аларны куллану механизмы турында сөйләде. Лаеш районының «Сатып алулар буенча Комитет» МКУ рәисе Рөстәм Нургалиев гражданнарның үзара салым программасы кысаларында эшләр башкару өчен подрядчыларны сайлау процессы ничек баруын ачык күрсәтте
.Район җитәкчесе Илдус Зарипов, бу якшәмбедә, 8 декабрьдә узачак референдумда катнашу һәм район үзәге үсешенә шәхси өлеш кертү өчен, Лаеш шәһәрендә теркәлүен әйтте. "Безнең бурыч - Лаешны бергәләп яхшырту, ә моның өчен безгә бер команда булып яшәргә һәм эшләргә кирәк», - дип өстәде Илдус Зарипов.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте