2002 - 2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Х Бөтенроссия турниры.

2019 елның 7 декабре, шимбә

Түбән Кама шәһәрендә 2002-2004 елда туган егетләр һәм кызлар арасында, атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә багышланган, билбау көрәше буенча Х Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда Россия төбәкләреннән 180 нән артык  кеше катнашты. Әлеге турнирда безнең районның да яшь көрәшчеләре ярышты. Нәтиҗәдә, 95 кг. га кадәр авырлык категориясендә, Лаеш техник-икътисад техникумы студенты, Лаеш районы Яшүсмер Балалар Спорт Мәктәбендә тәрбияләнүче Николай Захаров турнирның бронза медальләрен яулады. Спортчының тренеры Евгений Атарский.
Чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International