Халыкара класс спорт мастеры Әнәс Габдулла улы Шәрәфетдинов истәлегенә самбо буенча ярышлар

2019 елның 7 декабре, шимбә

6-7 декабрьдә Казанда Халыкара класс  спорт мастеры Әнәс Габдулла улы Шәрәфетдинов истәлегенә самбо буенча ярышлар узды. Ярышларда Татарстан Республикасы районнарыннан һәм шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы, шулай ук Свердловск өлкәсе, Оренбург, Чабаксар, Марий Эл Республикасы, Самара һәм Киров өлкәләреннән самбочылар көч сынашты. Бу ярышларда Лаеш районы спорт мәктәбе самбочылары да катнашты. 42 кг. га кадәр авырлык категориясендә Гаязов Айдын бронза медаль яулады. Яшь самбочылар белән Борһанов Роберт Фатыйх улы һәм Галиәкбәров Ранил Шамил улы шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International