Бүген «Лаеш» шәһәр җирлегендә гражданнарның үзара салымы буенча референдум уза, аның составына ике торак пункт керә - Лаеш шәһәре һәм Иске Пристань авылы, анда барысы 10314 кеше яши. Иртәнге сәгать 7дә ачылган 9 сайлау участогы эшли, алар 20.00 сәгатьтә ябыла.
2020 елда үзара салым барышында җыелган акчалар зиратларны төзекләндерүгә һәм юлларны ремонтлауга тотылачак. Шулай итеп, иске зиратта түбәндәге эшләр планлаштырыла: коймаларны алыштыру, авария хәлендәге агачларны кисү һәм парковка урыннарын оештыру. Яңа зиратка керү төркемен реконструкцияләү һәм үзәк аллеяны тигезләү планлаштырылган. Совхоз һәм Сосновая урамнарында вак таш җәю дәвам ителәчәк. Үзара салым күләме 250 сум тәшкил итә.
⠀
Үзара салым программасының 5 ел эшләү дәверендә Лаеш районында яшәүчеләр тарафыннан 26,1 млн. сум акча җыелган, дәүләттән финанслау 101,3 млн.сум тәшкил иткән. Район торак пунктларында төзекләндерү эшләре 127 млн. сумнан артык күләмдә башкарылган. Гражданнардан кергән сораулар арасында зиратларны төзекләндерү, балалар өчен уен мәйданчыкларын төзекләндерү, поселок эчендәге юлларны һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау, су башняларын урнаштыру һәм контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү кебек эш төрләре өстенлек итә.