Бүген Лаеш районының «Кама ягы»газетасына 99 яшь тулды.

2019 елның 8 декабре, якшәмбе

Светлана Петрова (Воронина) басманың тарихы һәм элеккеге чорлары турында искә ала):

⠀"Һөнәргә юлламаны беренче мөхәррирем - Валерий Беляев бирде. Ул мине  корректор итеп алды. Ә аннары Анастасия Вакатова-корреспондент-радиоорганизатор итеп. Николай Шурыгин һәм  Илдус Әминовның тормыш дәресләрен хәтерлим. Коллектив шәп иде, тату, яртылаш ир-атларан тора иде. Район кырларында, фермаларда  интервьюлар алырга бик күңелле иде. Чөгендергә, өмәләргә, кичәләргә йөрдек.

Дусларымны матур сүзләр белән искә аласым килә- Хабибуллиннар гаиләсен, Таня Никонованы, Галя Ватагинаны, Сергей Болонинны, Рита Калачанны һәм башка бик күпләрне. Зәкия Сатдинова җитәкчелегендәге типография хезмәткәрләренә аерым рәхмәт. Кайчагында иртәнгә кадәр номер чыгара идек, компьютерлар юк иде... Барысына да сәламәтлек телим. Безнең арадан  киткән кешеләрне искә төшерик...

Исән булыйк,газетаның 100 еллыгын да бәйрәм итәрбез әле!»

Без дә,үз чиратыбызда, «Кама ягы» газетасы редакциясе коллективын басманың туган көне белән котлыйбыз, барыгызга да уңышлар телибез, осталыгыгыз бетмәсен, безне кызыклы материаллар белән куандыруыгызны дәвам итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International