Дүрт ел куркыныч сынаулар…
Югалтулар, корбаннар.
Сугыш... һәм меңләгән кеше газаплары…
Геройларның исемнәрен онытмабыз!!!
Россиядә Ватан Геройлары көне ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Ул «Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында»РФ Федераль законы белән билгеләнгән. Бу бәйрәм үзенең тарихын 18 гасырдан бирле алып бара. Бу дата күренекле вакыйга туры китерелгән.Нәкъ менә шушы көндә, императрица Екатерина II, үзе идарә иткән чорда -1769 елда, Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә куйган. Ул елларда сугышта батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчылар орден белән бүләкләнә.
Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар, аңа юл- үзеңдә бурыч хисе, үз вазифаларына җаваплы караш, әхлакый ныклык тәрбияләү аша.. Бу көнне кешеләр Ватанны саклаган геройларны, һәркайсы үз вакытында, борынгы Русьтан башлап, хәзерге Россия белән тәмамлап, искә алалар.
Үзәк китапханәдә әлеге матур датага багышланган китап күргәзмәсе оештырылган, анда бөек кешеләрнең тормышы һәм батырлыгы турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителгән.
Фото авторы и. Н. Запольская