Бүген Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы митинг булды. Хәтер вахтасына район үзәге халкы кунаклар, белем бирү учреждениеләре укучылары җыелды. Митингта шулай ук Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое Фидус Әсхәдуллин, РФ Герое Марат Әхмәтшинның әтисе һәм әнисе- Радик Вәгыйз улы һәм Римма Гариф кызы да катнашты.
Ватан Геройлары көне белән барлык катнашучыларны Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов котлады.Һәм ул , бүген без горурлык белән, безнең көчебез – кешеләрдә, аларның бөек милли горурлыгында, тиңдәшсез патриотизмында һәм Ватанга мәхәббәтендә дип билгеләп үтте . Бу истәлекле дата-үз дәүләте хакына хәрби һәм зур батырлык кылган ватандашларыбызга тирән хөрмәт күрсәтү. «Бөек Ватан сугышы елларында гына да һәр бишенче сугышчы бүләк белән билгеләп үтелде, 11 меңнән артык сугышчы Советлар Союзы Герое исемен алды, ике мең ярым кеше Дан орденының тулы кавалеры булды. Бүген Лаеш районында 6 Бөек Ватан сугышында катнашкан, 431 тыл хезмәтчәне һәм вафат булган сугыш ветераннарының тол хатыннары яши. Лаеш районыннан фронтка 15 422 кеше киткән, шуларның 11344 е Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән», - диде район җитәкчесе. Илдус Зарипов билгеләп үткәнчә, Россия халкының күп кенә буыннары фидакарьлек , батырлык һәм намус үрнәге булган Ватаныбыз Геройларына ихлас күңелдән тиңләшеп үскән. Шуларның берсе дип ул, безнең якташыбыз, Россия Герое Әхмәтшин Марат Радик улын атады, ул, бер уйламый Сириягә китеп, хезмәттәшләрен коткарып, батырларча һәлак булган.
Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов үз чыгышында”Кеше герой булып тумый, ә батырлык, ныклык һәм Ватанга булган чиксез мәхәббәт аша герой була” дип әйтте. » Без күп нәрсә үттек, батырлык – ул кабарынкы сүз түгел, аның асылына патриотизм һәм характер салынды, һәм мин хәзерге яшьләрнең үз Геройларының батырлыкларын лаеклы саклаучылары һәм дәвамчылары булуы белән горурланам", – дип мөрәҗәгать итте Борис Кириллович митингта катнашучыларга.
Социалистик Хезмәт Герое Фидус Әсхәдуллин күптән түгел Мурманскида дан үзәгендә булуын, аны Бөек Ватан сугышы елларында «Үлем үзәне»дип атауларын сөйләде. Монда, фронтның төп участогында, 1941 елгы Мурманск операциясендә каты сугышлар бара. «Герой булу катлаулы, тормышылары бәрабәренә безнең куркынычсызлыкны тәэмин итүчеләрнең батырлыгын кабатлау тагын да катлаулырак. Аларны онытмагыз!"диде Фидус Әсхәдуллин.
Соңыннан барлык җыелучылар Мәңгелек утка, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары бюстларына чәчәкләр салдылар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте