Лаеш районын Татарстан турында тапшырулар циклында күрсәтәчәкләр

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

 

Танылган фин-россия актеры һәм продюсеры Вилле Хаапасало Татарстан турында, 10 сериядән торган, тапшырулар циклын төшерде. Аларның һәркайсы безнең республиканың мөһим урыннарын күзәтү кебек бара: Казан шәһәре, Свияжск утрау-шәһәре, Болгар шәһәре, Яр Чаллы, Чистай, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Лаеш. Вилла Хаапасало безнең районның  Никольское авылында булды, анда «Каравон» ансамбле белән танышты һәм рус йорт-җирләрен карады, шулай ук «Биосфера-Фиш»балык үрчетү комплексы буаларында балык тотты. 9 декабрьдән «ТНВ» телеканалында әлеге тапшыру циклын күрсәтү башлана.
Күрсәтү көннәре: 2019 елның  9-13, 17, 18, 20, 24 һәм 26 декабрендә.
21: 00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International