Бүген Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов «Уфанет» АҖ Казан филиалы директоры Илдар Нургалиев белән очрашты. Алар «КГС»компаниясе белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә үткәрделәр. Утырышта «Безопасный город» программасын үстерү, Лаеш шәһәренең социаль-әһәмиятле объектларын һәм күп фатирлы йортларны интернет белән тәэмин итү, Лаеш районында «Уфанет» АҖ элемтә линияләрен төзү мәсьәләләре каралды.
Аралашу барышында Илдус Зарипов компаниянең «кайнар линиясенә» шалтыратты һәм «КГС»челтәренә ялгануга заявка бирде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте