Бүген район җитәкчесе Илдус Зарипов гражданнарны шәхси кабул итте. Халык аңа төрле сораулар белән килде.Аларны, бигрәк тә, аналарга ярдәм итүгә , күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирүгә, күп фатирлы йортны ремонтлауга, төзекләндерүгә, социаль яклау һәм инвалидларга ярдәм итүгә кагылышлы сораулар борчый. Бу сораулар буенча Илдус Зарипов аңлатмалар бирде, мөрәҗәгатьләр район җитәкчелеге контроленә алынды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте