Бүген Олы Кабан авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Рубцова Татьяна Петровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
⠀Бу истәлекле вакыйга белән аны Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм Олы Кабан авыл җирлеге башлыгы Николай Бызин котладылар.
Татьяна Борһанова юбилярга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов исеменнән открытка, акчалата бүләк һәм бүләкләр тапшырды, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, бәхет, тынычлык теләде.
Рубцова Татьяна Петровна 1929 елның 10 декабрендә крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемле.
Хезмәт юлын колхозда төрле эшләрдә эшләп башлап җибәрә.. Лаеклы ялга чыкканчы «Столбище»АХКСЫНДА эшли.
Татьяна Петровнаның тормыш иптәше-Рубцов Сергей Яковлевич, 1934 елгы, тыл хезмәтчәне. Ул тимерче булып эшли. 1986 елда вафат була. Ирле-хатынлы Рубцовлар өч бала: ул һәм өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Татьяна Петровна ике оныгы һәм алты оныкчыгы өчен яраткан әби.
Хезмәттәге казанышлары өчен Рубцова Татьяна Петровна юбилей медальләре белән бүләкләнде һәм «Хезмәт ветераны»исеменә лаек булды.