Лаешта "Йөрәктән йөрәккә" фестивале узды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген Лаеш шәһәренең район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗат фестивале узды. Концерт алдыннан тамашачылар чарада катнашучыларның күргәзмәсе белән танышты. Алар картиналар язалар, чигәләр һәм декоратив-гамәли сәнгатьнең башка төрләре белән шөгыльләнәләр. Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел бизәкләре ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Фестивальдә катнашучыларны Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Вячеслав Гусев һәм шәһәр инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Казакова сәламләде. Сәхнәгә Лаеш интернат-мәктәбе, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге коллективлары һәм башкалар чыкты.Катнашучылар  чыгышларында  үз-үзләрен үстерүгә һәм үз халкының традицияләрен саклап калырга омтылуларын чагылдырдылар. Чыгышлардан  соң һәр катнашучыга бүләк һәм фестиваль дипломы тапшырылды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында үткәрелгән Спартакиада призерлары һәм җиңүчеләре аерым билгеләп үтелде. Алар шашка, дартс һәм новусуда (Латыш милли уены, бильярд һәм шашка катнашмасы)буенча ярышты. А.Денежкин исемендәге Мәрхәмәтлек Ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина катнашучыларның педагогларына һәм сәнгать җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International